Роспотребнадзор: коронавирус пандемиясе чорында продуктларны ничек дөрес сайларга?

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Карантин чорында котылгысыз рәвештә өйдә күбрәк вакыт үткәрергә туры килә, кешеләр азрак хәрәкәтләнә һәм энергия азрак сарыф итә. Артык килограммнар җыймас өчен, көн саен меню төзүгә рациональ якын килергә кирәк. Исегездә тотарга кирәк, артык авырлык күп кенә авыруларның, мәсәлән, II типтагы шикәр диабетының сәбәбе булырга мөмкин.

Запас ясарга һәм азык-төлекне күпләп сатып алырга киңәш ителми. Азык-төлек кибетләре даими режимда эшли һәм төп азык-төлек продуктларының күләме һәрвакыт саклана. Яраклылык вакыты чыккан ярмаларда, чикләвек, кипкән җиләк-җимешләрдә корткычлар  булырга һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкиннәр.

Кибетләрдә азык-төлек сатып алу

· Беренче чиратта йортыгызда нинди продуктлар булуын ачыкларга һәм, тәүлеклек куллану нормаларын исәпкә алып, исемлек төзергә кирәк. Планлаштырганда балансланган туклану рационының принципларын үтәү мөһим.

· Кибеттә сәүдә арбасы яки корзинка ручкасын дымлы салфетка белән юарга яки аны куллары белән перчаткаларда тотарга кирәк.

· Башта бүлмә температурасында саклана торган продуктларны сайларга кирәк.

 ·.тиз бозыла торган, туңдыру камерасындагы продкутларны иң соңгы чиратта сайлагыз

· Упаковкаланган продуктларга өстенлек бирегез.

* Товарның төрелешен игътибар белән карагыз, аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин булган продуктларны сатып алмас өчен яраклылык вакытына һәм составына игътибар итегез.

Продукциянең нинди шартларда саклануына һәм аларның җитештерүченең күрсәтелгән температура режимнарына туры килү-килмәвенә игътибар итәргә кирәк. Сату урынында Саклану температурасы югарырак булган очракта, сатып алудан баш тартырга.

· Товар күршелеген саклау принциплары турында онытмагыз. Куллануга әзер продуктлар сырлы продуктлар белән бер киштәдә урнашырга тиеш түгел, бу әзер продукциянең пычрануына китерергә һәм кулланучыда азык-төлек агулануына яки эчәк инфекциясенә китерергә мөмкин.

Продуктларны дистанцион сатып алу

Карантин шартларында кибетләрдән азык-төлек һәм өйгә әзер азык-төлек заказлары системасы актуаль. Кагыйдә буларак, кулланучы заказ һәм китерү өчен түләүнең контактсыз яки контактлы ысулын сайлый. Теге яки бу вәзгыятьтә кайсы ысул күбрәк туры килә, сез хәл итәргә тиеш. Иң мөһиме - элементар кагыйдәләрне үтәү.

Сез, азык-төлек пакетын ачканчы, кулларыгызны юыгыз. Чөнки акча тоттыгыз, карта белән терминал аша түләдегез, һ.б.

Әгәр сез өйгә тиз бозыла торган азык-төлеккә заказ биргәнсез икән, аларны суыткыч сумкасында яки термопакетка салып  алып килергә тиешләр. Әгәр бу таләп үтәлмәсә, сез сатып алудан баш тарта аласыз, чөнки китереп җиткергәндә продуктларны саклау өчен кирәкле температура тәэмин ителмәгән.

* Металл консерва банкларында яраклылык вакытын, төрелмәнең бөтенлеген, кабармаганмы, сытылган урыннары юкмы икәнлеген игътибар белән тикшерегез.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә шиңү, күгәрек һәм черек билгеләре булмаска тиеш. Мондый продуктлар бозылган һәм ашарга яраксыз дип санала. Бу очракта сез шулай ук заказдагы товарлардан баш тарта аласыз.

Бер пакетта чи һәм куллануга әзер продукцияне китерү рөхсәт ителми. Ит, кош-корт, балык яшелчә, җиләк-җимеш, гастрономик һәм бакалея продукциясеннән аерым төрелергә тиеш. Һәр товар төркеменең, шул исәптән сәнәгать товарлары төркемнәренең төрле пакетларына төргәкләү оптималь булачак.

· Әгәр хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә яки сезгә бозылган продуктлар китерсәләр, сез Роспотребнадзор сайтында, сәүдә предприятиесенең мәгълүматларын һәм аларга җибәрелгән хокук бозуларны күрсәтеп, мөрәҗәгать калдыра аласыз.

Мәснәвиева Мәдинә Хәмит кызы -  Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара, Мамадыш, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International