Татарстанда гомуми үз - үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Республика халкы үтәргә тиешле төп кагыйдәнең формулировкасы үзгәрмәде, әмма хәзер, аны бозган өчен, штраф салыначак. Инде бүген үк Мамадыш районы территориясендә полиция һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре рейдлар оештыра, кагыйдәләрне бозучы район халкын ачыклый һәм җәзага тарта башлаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санкцияләр автомобиль руле артына утыручыларга да кагыла. Иртәгәдән район чикләрендә М7 «Идел» федераль трассасы ягыннан полиция постлары урнаштырылачак – белешмәләрсез һәм башка озату документларыннан башка кешеләргә район чикләреннән чыгып китәргә һәм аның территориясенә керүне тыялар. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бары тик тормыш һәм сәламәтлеккә турыдан-туры куркыныч янаганда гына бозарга мөмкин булачак. Тагын бер таләп - һәр мамадышлының шәхесен раслаучы документы булырга тиеш.
Хөрмәтле мамадышлылар, үз-үзеңне изоляцияләү режимын тайпылышсыз үтәүегезне, бүгенге көндә башка илләрдә күзәтелгән вәзгыятькә каршы торуыгызны сорыйбыз. Без тәртипле, җаваплы, сабыр һәм аңлы булырга тиеш. Без өйдә калырга тиеш!