Владимир Путин коронавирус аркасында эшләми торган атна игълан итте

2020 елның 25 марты, чәршәмбе


Яллар шимбә 28 марттан якшәмбе 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
"Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Күп кенә илләрдә авырулар саны арта бара. Бөтен дөнья икътисады уңышсызлыкка дучар булды. Хәзер авыруның тиз таралуына юл куймау бик мөһим. Шуңа күрә киләсе атнаны, хезмәт хакын саклап калу шарты белән, эшләми торган атна итеп игълан итәм", - дип белдерде Владимир Путин.
Тормыш белән тәэмин итү структуралары, аерым алганда, медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, банклар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте В.Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International