Район башлыгы Анатолий Иванов: "Әфганчыларның гражданлык позициясе патриотларны тәрбияләргә ярдәм итә"

2020 елның 15 феврале, шимбә

31 ел элек, 1989 елның 15 февралендә Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының хәрби хәрәкәтләре тәмамланды. Меңнәрчә ватандашларыбыз-солдат, офицерлар, граждан белгечләре – үз хезмәтләрен лаеклы, намус белән үтәделәр. Кырыс шартларда һәрвакыт югары профессиональлек, батырлык күрсәттеләр, антка һәм Ватанга тугрылыкны сакладылар. Күпләр өйләренә кайтмады, әмма һәлак булган каһарманнар истәлеге һәрвакыт туганнары, якыннары, дуслары һәм полкташлары күңелендә яшәячәк.

Мамадыш район хәрби комиссариаты тарафыннан 150гә якын кеше мобилизацияләнгән. Әфганстанда совет сугышчысы бурычын үтәп, 10 солдат, Чечняда өчесе батырларча һәлак булган. Район башлыгы Анатолий Иванов сугыш хәрәкәтләре ветераннарының ил, Республика һәм аерым алганда район үсешенә үз өлеш кертүне дәвам итүләрен билгеләп үтте.

-Бүген әфганчыларның җаваплы патриотик, гражданлык позициясе, аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе безгә барыбызга да кирәк. Алар Кораллы Көчләрдә һәм хокук саклау органнарында хезмәт итәләр, әһәмиятле иҗтимагый эшчәнлек белән мәшгульләр, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә саллы өлеш кертәләр. Һәм, әлбәттә инде, аларның һәлак булган иптәшләренең туганнарына ярдәм итүе, Сугышчан туганлык традицияләренең кадерен белүләре куанычлы. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм иң изге теләкләр телим.

Бүген тантаналы чаралар, традиция буенча, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында, Район мәдәният йортында узды. Алар үз инициативалары белән Мәңгелек ут янына оешкан төстә җыелдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International