Мамадыш районында иң яхшы урманчыларны бүләкләделәр

2020 елның 14 феврале, җомга

Муниципаль районның һәм Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлекле билгесе белән “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт  Хәсәнов бүләкләнде. Истәлекле билгене тапшыру хисап киңәшмәсе кысаларында узды, аның эшендә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Аерым хезмәтләре өчен билгеләп үтелгәннәр арасында тагын берничә якташыбыз бар.

Урман хуҗалыгында намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә - Норма урманчылыгының “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ кишәрлеге урманчысы - Мөхәммәтшин Марс Газизҗан улы;

Намуслы хезмәтләре һәм урман хуҗалыгын үстерүдә югары күрсәткечләре өчен Мамадыш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ Соколка участогы урманчылыгының урман остасы Виктор Николаевич Загумённов бүләкләнде;

Намуслы хезмәтләре һәм районның урман хуҗалыгын үстерүдәге югары күрсәткечләре өчен Мамадыш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУнең II типтагы ПХС башлыгы Юрий Анатольевич Иванов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International