РФ Пенсия фонды идарәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

2020 елның 14 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.

Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.

Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.

75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

  1. Сугыш инвалидларына,
  2. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 1-3 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган сугыш ветераннарына,
  3. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар,
  4. Бөек Ватан сугышы Финляндия белән Япониягә каршы сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары яисә ирләре,
  5. Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарының тол калган хатыннары яисә ирләре.

50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:

  1. “Ветераннар турында”гы 5 номерлы Федераль законның икенче маддәсе 1 пунктының 4 пункт астында күрсәтелгән категориячә караган Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
  2. нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булган тоткыннарына.

         РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән  “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.

        Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.

        Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.

        Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.

        Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.

Картлык буенча  иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына  керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.

            Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча  пенсия  билгеләнә.

            Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә. 

 

            Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдәтүләнә:

 

№ п/п

Категория

Айлык акчалата тәләү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

5565,32

2

Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар

5565,32

3

Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар

4173,97

4

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

1670,66

5

“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар

3062,00

6

Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш)

5565,32

7

  1. Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган балигъ булмаган тоткыннар-инвалидлыклары булмаучылар

4173,97

8

Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән  тол хатыннары

1670,66

 

            Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе  Президентының 2005 елның 30 маендагы  363 номерлы “1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория  гражданнарының материаль хәлен яхшырту  чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.

            Өстәмә айлык материаль тәэмин  итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:

 

№ п/п

Категория

Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме

1

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

1000

2

Бөек Ватан сугышында катнашучылар

1000

3

Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр

500

4

Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары

500

5

«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар

500

6

нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары

500

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International