Чираттагы ярминкә шәһәр халкын үзәк мәйданга җыячак.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Шимбә көнне 15 февральдә Мамадышта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Сәүдә шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылачак. Сатып алучыларга үз продукциясен шәһәребезнең түбәндәге предприятиеләре тәкъдим итәчәк: «Азбука сыр» ҖЧҖ филиалы, «Мамадыш балык заводы» ҖЧҖ, «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ, РайПО, «Радуга» ҖЧҖ, икмәк кабул итү предприятиесе, индивидуаль эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары. Башлана 7.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International