Бии-бии идәннәре сыгылсын.

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Әле быел көз генә районыбыз тәкъдим иткән “Бер юл – биш мәдәният” туристлык проекты республикабызның Туризм буенча дәүләт комитетында да зур кызыксыну уятты. Әле сентябрь аенда гына Мамадышка Казанның “Үткәннәргә сәяхәт” тарихи сәяхәтләр һәм вакыйгалы турлар агентлыгы генераль директоры Марк Рофман махсус килеп, Түбән Ушма – Красная Горка – Зур Шыя – Җөри – Пойкино авыллары буенча узачак, татар, рус, мари, керәшен һәм удмурт милләтләренең йолалары, фольклоры, милли ризыклары белән таныштырачак туристлык маршрутын, аның үзенчәлекләрен өйрәнгән, башкалабызга кайткач аның белән башкаларда да кызыксындыру уятырга тырышачагын вәгъдә итеп киткән иде. Октябрь аенда “Үткәннәргә сәяхәт” туристлык фирмасы бу идеяне федераль дәрәҗәдә тәкъдим итеп, гран-при да отты. Бу атнаның чәршәмбесендә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова әлеге маршрут белән танышу өчен махсус килеп һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчелеге, туган якны өйрәнү музее һәм милли фольклор ансамбльләр вәкилләре белән очрашып, аның үзенчәлекләре белән кызыксынды. Без ничек кенә теләсәк тә, “товар” “сатып алучыда” кызыксыну тудырырга, беренче төркем туристларны алып килгәч тә, алар аның “сыйфатына” сөенеп китәргә тиешләр. Шунсыз башкаларны җәлеп итеп булмаячак. Екатерина Барабанова белән Марк Рофман мәҗүси марилар яши торган Гришкино авылында җиткерелгән, үз түбәсе астына клуб белән китапханәне сыйдырган үзәкне ачу тантанасында да катнаштылар. Екатерина Андреевна яңа туристлык маршрутының Гришкино авылы аша да узу мөмкинлеген искәртте. –“Бер юл – биш мәдәният” туристлык проекты яңа маршрут әле. Бүген аны җентекләп өйрәндек. Бик кызыклы һәм туристларның игътибарын җәлеп итәрлек. Туроператорларга да тәкъдим итәчәкбез. Моны федераль дәрәҗәдә эшләргә җыенабыз. Россия туроператорларын башта махсус чакырып, монда алып киләчәкбез һәм маршрут белән таныштырачакбыз. Дөрес, эшләп бетерәсе моментлар бар әле. Әмма идеясе бик эчтәлекле. Күпмилләтле илебездә алып барыла торган толерантлык сәясәтен тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк. Федераль трассаның һәм кайбер туристлык маршрутларының Мамадыш районы аша узуы, аның Казан, Яр Чаллы, Алабуга кебек федераль әһәмияттәге шәһәрләргә якынлыгы да туроператорларда кызыксыну уятмый калмас, – диде ул. Гришкино халкы үзләрендә яңа клуб җиткерүләрен күптән көткән иде инде. Ул Гришкино, Иске һәм Яңа Черкасс авылларына хезмәт күрсәтәчәк. –Элеккесенең бинасын мин армиядә чакта – 1979нчы елда кайдандыр күчереп салганнар иде, – диде клуб мөдире Лаврентий Мозаффаров. Ә китапханә Иске Черкасс авылында – шулай ук иске генә агач бинада урнашкан булган. Хәзер аларны сыйдырган, кирпечтән “Мамадыштөзү” ябык акционерлык җәмгыяте җиткергән бина матурлыгы белән күз явын алырлык, заманча ягулыкка – газ белән җылытуга көйләнгән, су да кертелгән, канализациясе дә эшләнгән. –Үзләренең милли мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калулары белән Гришкино халкы бу яңа клубка лаек иде инде. Алар эштә дә бик тырыш. Хәзер монда юл гына кирәк, – диде районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов. Ул клубка бильярд бүләк итәчәкләрен һәм “Марий памаш” фольклор ансамбленә костюмнар тектерү өчен илле мең сум акча бирәчәкләрен әйтте. Татарстан Мәдәният министрлыгының бүлек начальнигы Дарья Бородина да тантанага бүләк белән килгән иде. Яңа күпфункцияле үзәккә, “Төкле аягыгыз белән!” – дип, беренче балаларны уздырдылар. Алар – Гришкиноның киләчәге. Беренче булып аның сәхнәсенә “Марий памаш” ансамбле чыкты. Аларны район мәдәният йорты хезмәткәрләре алыштырды.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International