Бу атнаның шимбәсендә – 7нче декабрьдә мамадышлыларны үзәк мәйданда чираттагы ярминкә көтә. Аны үткәрү өчен Усали икътисадый зонасы җаваплы. Алар маринадланган яшелчәләр, сөт продуктлары, ит, бал тәкъдим итәчәкләр. Ярминкәдә балык заводы, “Азбука сыра”- ның Мамадыш филиалы, “РМ “Агро”, башка төбәкләр һәм районнар фермерлары, крестьян хуҗалыклары катнашуы да көтелә. Киң ассортиментта игенчелек продуктлары да, башка төрле товарлар да тәкъдим ителәчәк. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дә башлана.