Мамадыш ГХАТ бүлеге ноябрь аена нәтиҗәләр ясады.

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 23 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 7 малай һәм 16 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның   алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, тугызы – икенче, җидесе – өченче, 1 бала – алтынчы булып аваз салган. Иң яшь әнигә 20, ә иң яшь  әтигә 24 тулган. Иң өлкән әнигә 41, иң өлкән әтигә – 40 яшь.

Гаилә коручылар һәм аерылышучыларның саны катнашмасы аеруча сөендерә: 18 язылышу актына нибары 6 аерылышу акты туры килә. Иң яшь кәләшкә – 18, иң яшь кияүгә 19 тулган. Иң өлкән кәләш 45, иң өлкән кияүгә 50 яшендә .

Әйтергә кирәк, аерылышу актларының 5-се суд карары нигезендә теркәлсә, бары берсе генә - уртак гариза буенча.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International