Яшь шахматчылар тагын мактау пьедесталында.

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

13 октябрь көнне Баулы шәһәрендә 2010 елда туган һәм аннан да яшьрәк балалар арасында "Өмет Кубогы-2019" XXIV төбәк шәхси-команда шахмат турниры узды.

Вакыт контроле: 6 мин+5 сек. Юл озын һәм авыр булса да, безнең егетләр яхшы уйнады. Мамадыш шәһәре командасы (составы: Ситдыйков Рушан, Гусев Артур, Слепуха Вилдан, Антонова Алинә, Антонова Лиана, Мамонова Эвелина) бердәм эшләүләре нәтиҗәсендә өченче урынны алды.

Беренче урынны Башкортстан командасы яулады. Безнең икенче балалар командасы да лаеклы уйнады, уеннар нәтиҗәләре буенча алар 9 нчы урынны алды. Шәхси зачетта кызлар кабат шатландырдылар: Антонова Алинә 2010 елгы кызлар арасында өченче булды, 2011 елгы кызлар арасында Мамонова Эвелина 1 урынны алды, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Мөбәрәкшина Мәдинә алтын медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International