ИҢ ПОПУЛЯР ЧАРА – ЯРМИНКӘ.

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Шимбә көнне чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе шәһәребезнең төп мәйданында шау - гөр килеп үтте. Анда фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр, Шәдче икътисадый зонасы учреждениеләре, РайПо, шәһәр предприятиеләре, күрше районнар фермерлары катнашты. Булдыклы мамадышлылар үз бакчаларында үстергән продукцияләрен халыкка тәкъдим иттеләр. Барысы да бик яхшы килеп чыкты. Ярминкә ассортименты белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов танышты, югары бәяләде. Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге Советы депутаты Булат Әхмәтгаянов: –Мин үзем Мамадышта туып-үссәм дә, мондый ярминкәдә беренче тапкыр булдым. Элек алар мондый масштабта үткәрелми иде. Чиләбе белән чагыштырам. Мамадышлылар җиңә. Барлык уңай нәрсәләр – сезнең якта. Беренчедән, бу сәүдә итү генә түгел, җирле җитештерүчеләргә яшел ут ачу; икенчедән, ассортимент гаять киң, җаның ни тели, шуны табарга була; өченчедән, бәяләр бик отышлы һәм кулай,– дип бәя бирде. Безне чираттагы ярминкә график буенча 26нчы октябрьдә көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International