Питрауда үзеңнең насыйп ярыңны табарга мөмкин булачак. “димче почмагы” быел да үз эшен оештыра.

2019 елның 19 июле, җомга

Ялгызлар өчен Питрауда Тырлау аланында “Димче почмагы” үзенең эшен оештырачак. (димче Груня почмагы).  Агач ботаклары, чәчәкләр белән бизәлгән мәхаббәт куышында үз эшенең остасы булган Аграфена сезне көтә. Ел саен потенциаль кияүләр һәм кәләшләр шалашка хат алып киләләр, аларда булачак  ярына карата таләпләр күрсәтелә, ә яучы бәйрәм азагында бер-берсенә туры килгәннәрне үзенә чакыра. Бер- берсен ошаткан парлар бүләкләр һәм Питрауга киләсе елда ук ир һәм хатын статусында килергә чакыру ала. Планнарында үзләренең тормышларын  никах белән бәйләргә уйламаган парлар да  шалашка килә алалар, ләкин икенче максат белән — теләк теләргә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм тарихында бу куыш  байтак йөрәкләрне  берләштерде.

"Димче почмагы» территориясендә зур стенд урнаштырыла, анда теләгән һәркем үзенең телефон номерын калдыра ала.

Барыгызны да бу матур бәйрәмгә чакырабыз һәм үз бәхетен әле очратмаган ялгызларны мәхәббәт почмакларына килергә чакырабыз! Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International