2019 елның май аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 24 туу очрагы теркәлгән: елның 5 нче ае районыбызга 14 малай һәм 10 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның тугызы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, сигезе – икенче, алтысы – өченче, 1 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 19, ә иң яшь әтигә 21 тулган. Иң өлкән әнигә 39, иң өлкән әтигә – 52 яшь. Мамадышлылар өчен иң үзгә исеменәр рәтендә - Ильдана, Асель, Делия исемнәре булса, иң популяр исемнәр – Рания һәм Самир.
Районыбызда үткән айда 39 кеше вафат булган: 21 ир-ат һәм 18 хатын-кыз. Шунсы сөендерә, бу күрсәткеч быелгы алты ай арасында иң түбәне.