2019 ел уңышы ашлыгына интервенцияләр уздыру очрагына минималь бәяләр расланды.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,  2019-2020  елларда интервенция  ашлыгын  дәүләт сатып  алуларын   уздыру  турында  карар  кабул  ителгән  очракта,  2019 ел  уңышы  ашлыгына  минималь бәяләрнең  иң  чик  күләмнәре  раслану  турында  хәбәр  итә.      Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  бу  хакта  тиешле  карары 2019 елның  18  маеннан  үз  көченә  керә.   

Документта  билгеләнгәнчә,  шундый  карар кабул  ителгән  очракта, Россиянең  барлык    субъектлары  буенча, өстәлгән бәяне (НДС) исәпкә  алып,  түбәндәге  бәяләр  билгеләнергә  мөмкин:      өченче  класслы  йомшак  бодайга: Үзәк федераль округта   - бер  тоннага  9 900 сум,    Көньяк  федераль  округта  (ЮФО) һәм Төньяк-Кавказ федераль округында  (СКФО) –    11 100 сум, Идел  буе   федераль  округында  (ПФО) - 8 600 сум,     Урал  федераль округында  (УФО) - 9 600 сум,   Себер  федераль округында  (СФО) һәм Ерак Көнчыгыш  федераль  округында  (ДФО) - 8 400 сум.

Дүртенче   класслы  йомшак  бодайга Россиянең  барлык    субъектлары  буенча, өстәлгән бәяне (НДС) исәпкә  алып,  түбәндәге  бәяләр  билгеләнергә  мөмкин:        ЦФОда  -  бер  тоннага  9 000 сум,  ЮФО  һәм СКФОда - 10 200 сум,  ПФОда  - 7 600 сум,   УФОда - 8 500 сум,   СФО һәм  ДФОда - 7 900 сум.

Бишенче   класслы  йомшак  бодайга бәяләр, НДСны  исәпкә  алып,    түбәндәгечә  куела:  ЦФОда  -   тоннага  7 800 сум,   ЮФО һәм  СКФОда   -   9 100 сум,   ПФОда  - 6 800 сум,  УФОда   - 7 900 сум,  СФО һәм   ДФОда  -    7 300 сум. 

Өченче  класстан  да  түбәнрәк  булмаган  арышка бәя, НДСны  исәпкә  алып,    Россия  Федерациясенең  барлык субъектлары  буенча  бер  тоннага    6 700 сум дип  куела.  Бер тонна  арпа  өчен  бәя,   НДСны  исәпкә  алып,    Россия  Федерациясенең  барлык субъектлары  буенча  бер  тоннага     7 100 сумнан  алып    10 600 сумга  кадәр  куела,   өченче  класстан  түбәнрәк  булмаган  кукурузга  бәя,  НДСны  исәпкә  алып,    бер  тоннага    8 100 сумнан  9 700 сумга  кадәр   куела.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуны  искәртеп  уза,  Россиядә  ашлык (товар ашлыгы) сатып  алу  һәм сату буенча  дәүләт  интервенцияләре 2001  елдан  башлап  эчке  бәяләрне  җайга  салу  өчен  уздырыла.    Көзен,  базарга  ашлык  кергәч, бәяләр  төшә, шуңа  күрә  дәүләт  аграрийлардан  ашлык  сатып  ала,  бу  аларга  ярдәм  итү  максатында  эшләнә, ә  кышын  һәм  язын  бәяләр артуны  булдырмас өчен  дәүләт ашлыкны  интервенция  фондыннан  сата. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International