Мамадыш территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре ветераннарны котладылар.

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Ел саен Җиңү көнен бәйрәм иткән чаралар дәвамында шәһәр территориал иҗтимагый үзидарәләре җитәкчеләре һәр ветеранга игътибар бирергә тырышалар. Быел Розалия Миңнеханова һәм Татьяна Белоусова 12 кеше янына бардылар. Һәр очрашу-күңелле сөйләшү, ветераннар бик теләп уртаклаша торган тормыш тарихлары турындагы әңгәмәләр белән узды. Үз чиратында «Көньяк» һәм «Нократ» территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре алар өчен азык-төлек җыелмасы һәм иганәчеләр ярдәме белән  бүләкләр әзерләделәр.

“Көньяк” һәм “Нократ" территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Розалия Миннеханова һәм Татьяна Белоусова спонсорлык ярдәме өчен түбәндәге эшмәкәрләргә рәхмәт белдерәләр:

Һадиуллина Г. Р. («төзелеш материаллары " склады»),

Хәсәнова Г. В. («Аргамак " кибете»),

Мөхәммәтҗанова О. Н. ("НИКО +" кибете»),

Смирнов О. П. ("Инструментград" кибете»),

Әгъзәмов И. Х. («Дентал " клиникасы»),

С. Б. Кудряшов («Феникс " кибете).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International