Күннән эшләнгән киемне дөрес сайлау: озак һәм уңайлы итеп кию.

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Яз килде һәм инде туйдырып бетергән дубленкалар, туннар һәм мамыклы курткалар урынына юкаларын сайлар чак җитте. Табигый күннән ясалган куртка язгы чорда аеруча актуаль. Ул һава үзгәрешләренә карамастан, үзеңне уңайлы һәм ышанычлы хис итү мөмкинлеген бирә. Күн куртка уңайлы, стильле һәм нәзберек түгел. Әмма ләкин бәясе арзанлы булмаганга күрә, күн әйбер сайлаганда нык җаваплы булу сорала.

Күн куртка – ул кием предметы гына түгел, ә тышкы тирәлектән яклану чарасы да. Күн курткалар нәрсәсе белән яхшы һәм уңайлы соң? Күн яңгырдан һәм җилдән бик яхшы саклый, юешләнми, җиңел чистартыла, киеп йөргәндә җайлы һәм, ниһаять, матур. Моннан тыш, мондый куртканы берничә ел кияргә була һәм шушы вакыт эчендә ул бик күркәм булып күренәчәк.

Куртка сайлаганда иң әүвәл аны карап чыгарга кирәк. Ярлыгы белән танышып чыгыгыз. Күн эшләнмәләр төрле илләрдә җитештерелә, ләкин алар арасында иң яхшы җитештерүче буларак Канада, Италия, Швеция, Бөекбритания, Финляндия фирмаларын аерып чыгаралар.

Күн куртка сайлаганда күннең сыйфатына махсус игътибар итәргә кирәк. Иң яхшысы – сарык яки бозау тиресе. Чучка тиресеннән ясалган куртка арзанлырак, ләкин ул берничә ел гына хезмәт итәчәк, чөнки тышкы кыяфәте тиз бозыла. Тагын да арзанлырагы – ясалма күн, начар булмаган эконом вариант, заманча технологияләр шулхәтле алга китте ки, чын күнне ясалмасыннан аеруы көннән-көн катлаулана бара, югыйсә ясалма күн берничә тапкырга азрак хезмәт итә.

Эчлегенең сыйфатын һәм фурнитурасын да тикшерергә кирәк. Әгәр куртка синтепонда булса, мөгаен, күннең дә сыйфаты уртачарактыр. Төймәләре тыгыз төймәләнергә яки, киресенчә, җиңел чишелергә тиеш түгел. Молниясе белән дә күтәргәндә-төшергәндә проблемалар чыгарга тиеш түгел.

Төсе һәм формасы турында берничә сүз. Соңгы елларда базарда хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен күн эшләнмәләрнең күп кенә модельләре тәкъдим ителә. Витриналарда күннең төрледән-төрле төсләре каршы ала. Модалы тенденцияләргә карап, кыю рәвештә экспериментлар уздырыгыз, экстравагантлы яки артык яшь булып күренүдән курыкмагыз, чөнки күн куртка ул фантазиядән һәм иҗади эзләнүдән курыкмый торган гардероб предметы. Сатып алган әйберләрегез күңелгә ятышлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International