Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре чаңгы ярышларында көч сынашты.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының яңа сезонын традиция буенча чаңгы ярышлары ачып җибәрде. Алар 16нчы март көнне “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәге базасында узды. Бәйгедә 41 район һәм 2 шәһәр округларыннан 180 чаңгычы катнашты. Һәр районның җыелма командасы составында – ике ир-ат һәм ике хатын-кыз. Ярышта төбәгебез данын Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Сафин, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Алмаз Гарифуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Зөлфия Никифорова һәм район башкарма комитетының хокукый эш бүлеге баш белгече Лидия Шәрипова якладылар. Чаңгычыларыбыз команда зачетында өченче урынны алды. Ә шәхси беренчелектә Алмаз Гарифуллин пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International