Барысын да егып салды.

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Филиалыбыз, Пенсия фонды идарәсе, район хәрби комиссариаты, “Наско“ һәм “Чулпан“ иминият компанияләре белән берләшеп, “Тату күршеләр” исеме астындагы команда белән район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге коллективына каршы район мәдәният йорты сәхнәсендә “бил алышты”. Бу чараны Мамадыш тамашачысы шулкадәр якын итеп бетерде ки, коллективлар чыгыш ясаганчы ук бәхетлеләр билетларны алдан ук алырга өлгерәләр. Безнең тамашага да ике-өч көн кала алар калмаганнар иде инде. Шуңа күрә, ике коллективның да мәртәбәле жюри, тамашачылар, бигрәк тә җанатарлары каршында сынатасы килмәде. Эшләре муеннан булуга карамастан, репетицияләр узды рырга вакыт табарга тырыштык. Фестиваль-конкурсның номинацияләре бит һәр коллективтан осталык, фантазия, юмор, артистлык таләп итә. “Тату күршеләр” командасы һәм көндәшләребез беренче номинацияләрдән үк тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгерделәр. Залда утыручылар аларда югарыда телгә алынган таләпләрнең барысын да күргәннәрдер, дип ышанасы килә. Командабызга кергән учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган визит карточкасында без “Что? Где? Когда?” уенын җирлеккә яраштырып оештырган булсак, көндәшләребезнең чыгышында илебез тарихы чагылыш тапты. “Халык җыры” номинациясендә башкарылган җырлар да тиешле бәяләрен алдылар. Ә менә “Прозада юмор һәм сатира” бәйгесендә идән юучыдан экскурсоводка күтәрелгән Гөлчихәрә (аны безнең Илнур Юнысов башкарды) монологы барысын да егып салды. Сәхнә артында торган көндәшләребез дә рәхәтләнеп, сыгыла-сыгыла көлделәр аның “экскурсиягә” килгән тамашчыларны картиналар галереясы белән таныштыруыннан. Фестиваль-конкурс кысаларында чыгышларның берсен дә калдырмаганлыктан, бу номер әлегә иң кызыгы, минемчә. Яшерен-батырын түгел, конкурс булгач, анда барысы да ал да гөл була алмый инде. Мәсәлән, “Биатлон” һәм “Дөнья классиклары әсәрләрен инсценировкалау” номинацияләрендә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үзешчәннәре остарак булып чыктылар. “Хореография” номинациясе өчен ясалган болан макеты белән күпме азапланганыбызны белсәгез сез. Нишлисең бит, сәнгать чыгымнарсыз, корбаннарсыз булмый, диләрме әле? Безнең команда “Боланга табыну” исемле Чукотка халыклары биюен тәкъдим итсә, көндәшләребез рус халык биюен башкарып, үзләренең сәнгатьнең бу төренә дә гашыйк булуларын күрсәттеләр. Ә менә “Музыка коралларында уйнау” бәйгесендә “Тату күршеләр”нең алты кешедән торган ансамбле татар көйләреннән торган тезмә башкарып, спортчылардан өстенлеккә ирештеләр. Соңгы номинация дә фестиваль-конкурс таләпләренә туры китерерлек итеп башкарылды. Бәйге йомгакларына килгәндә, мәртәбәле жюри ике команда да җиңүче, дип тапты. Шулай итеп, аларның чыгышлары уртак нәтиҗә белән төгәлләнде. Дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International