Яңа ел башыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә алты бала дөньяга килгән.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Яңа ел башыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә алты бала дөньяга килгән. Беренче 4 гыйнварда 9.30 сәгатьтә Мамадышта яшәүче Роза Шәрифуллинаның  кызы дөньяга аваз салды. Бу  - аның икенче баласы. Шул ук көнне, нәкъ биш сәгатьтән соң, Тәнзилә Фәхретдинова икенче тапкыр әни булды.  Тагын ике бала 5 һәм 7 гыйнварда туган. 9 гыйнварда тагын ике сабый дөньяга аваз салды. 4,3 килограммлы баһадир малай иртәнге 9.30 сәгатьтә дөньяга килде. Шул рәвешле тугыз көн эчендә бу дөньяга өч кыз һәм өч малай килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International