Республиканың КФҮ бүлекләрендә гражданинның пенсия алды яшендә булуын раслаучы белешмә алырга мөмкин.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Күпфункцияле үзәкләрнең филиалларында яңа хезмәт барлыкка килде. Хәзер КФҮ бүлекләрендә гражданинның пенсия алды яшендә булуын раслаучы белешмә алырга мөмкин. 2018 елның 3 октябрендәге 350-ФЗ номерлы федераль закон буенча, әлеге категориягә пенсиягә чыгарга иң күбе биш елы калган россиялеләр керә. Аларга берникадәр ташламалар тиешле, аларның бер өлеше федераль законнарда, калганнары төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнгән (мисал өчен, җир яки мөлкәт салымнары буенча ташламалар, эшсезлек буенча арттырылган пособие түләү, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү рәвешендә төбәк ташламалары, түләүсез стоматолог ярдәме яки шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү). 

Документны алу өчен паспорт белән иң якын урнашкан КФҮ офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмә 7 көн әзерләнә, кәгазь рәвешендә бирелә.

Күрсәтелә торган хезмәтләр, КФҮ офисларының адреслары һәм эш режимнары турында тулырак мәгълүматларны http://mfc16.tatarstan.ru  сайтында яки (843) 222-06-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, колл-үзәктә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International