Ихтыяр көчләре сокландыра.

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Авырлык килгәндә генә түгел, һәрвакыт тормышыңа канәгать булуыңны тоеп яшәү кирәк бу тормышта. Бу яктан сау-сәламәт кешеләргә мөмкинлекләре чикләнгәннәр үрнәк булып торалар да инде. Коляскаларга береккән, гомер буе урын өстендә ятарга мәҗбүр, һәрвакыт кеше ярдәменә мохтаҗ булуларына карамастан, алар үзләренең тормышны ярата белүләре белән сокландыралар. Моның шулай икәнлеген чара барышында районыбызда яшәүче кайбер инвалидлар турында күрсәтелгән “Мамадыш ТВ“ әзерләгән видеороликларны караганнан соң тагын бер кат ышанасың. Аларның нык ихтыяр көченә, кыйблаларының турылыгына сокланмый мөмкин түгел. Чараны ачып, Изге Ксения Римляныни чиркәве атакае Владимир Иванов, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев иң изге теләкләрен ирештерделәр, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата һәрвакытта да мәрхәмәтле булырга чакырдылар. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та үзенең чыгышында төбәгебез инвалидларының актив тормыш алып баруларын, спорт, мәдәният өлкәсендәге уңышларын ассызыклап үтте. Район җитәкчелеге аларның тормыш шартларын җиңеләйтү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, дип ассызыклады ул. Быел Россиядә инвалидлар җәмгыяте оешуга 30 ел тулды. Шул уңайдан Анатолий Петрович эшчәнлекләрен мөмкинлекләре чикләнгән нәр белән эшләүгә багышлаган, инвалидлар тормышы казанында актив кайнаган Илсөяр Габдрахмановага Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте үзәк идарәсенең Мактау грамотасын, Ләмига һәм Серсенгали Жикшембеевларга идарәнең Рәхмәт хатын, Наталья Кекишевага аның Татарстандагы оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды. Район инвалидлар җәмгыяте эшчәнлегенә күрсәткән ярдәме өчен аның үзенә дә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыя тенең Татарстандагы оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды. Соңыннан ул марафонга старт биреп, яшь ярымга чаклы сау-сәламәт булып үсеп, аннары ишетми башлаган кечкенә Закир Кәримуллинга бүләк бирде. Яшьлек хатасына дучар булган Көмеш Күл авылы кызы Айсылу Садыйкова инде күп еллар урын өстендә ятарга мәҗбүр. Чарага аның әнисе Рәйсә ханым килгән иде. Анатолий Петрович кулыннан ул да бүләк алды. Район Советы депутаты Николай Кирилловның бүләге дә үз иясен тапты. Ул – коляскалы инвалидлар арасында уздырыла торган “Мой мир без границ” фестивалендә актив катнашучы Фәүзия Фазлыева. Чара барышында экранда күрсәтелгән инвалидлар турындагы сюжетларны караганнан соң, залда утыручылар арасында күзләре яшьләнмәгән кеше калмагандыр. Сюжетлар геройларын язмыш төрлечә сынаган: кемнедер ул тугач та кеше ярдәменә мохтаж иткән, икенче берәүләр матур гына, тормышларына сөенеп яшәп ятканда, төрле сәбәпләр аркасында туганнары, якыннары тәрбиясенә калырга мәҗбүр булганнар. Безнең район инвалидлары соңгы елларда актив сәламәт тормыш рәвеше алып баруларын республика күләмендә уздырылган төрле ярышларда зур уңышлары белән дәлиллиләр. Моны чарага кунак итеп чакырылган Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина белән күп мәртәбәләр параолимпия, дөнья, Европа чемпионы исемен яулаган Ирина Полякова да ассызыкладылар. Алар төбәгебездәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында дистәләрчә кешедә спортка мәхәббәт уяткан, армый-талмый алар белән эшләүче тренер Вәсимә Имамовага инвали дларыбызның агымдагы елда төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулауларын дәлилләүче дистәдән артык дипломнар тапшырдылар. Бүгенге көндә Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче якташыбыз, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм “Булат” фондлары рәисе Булат Әхмәгаяновның районыбызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгәннәргә күрсәткән игелекләрен санап бетерерлек түгел. Дүшәмбе көнге марафонга ул бишенче мәртәбә кайтты. Әлбәттә, буш кул белән түгел. Түбән Ушмадан Илгиз Салихов чарадан – ноутбук, Мамадыштан Регина Минькашова чана һәм курчак, Гөлчәчәк Димөхәммәтова бензин белән эшләүче пычкы белән кайтып киттеләр. Әжмәк авылында яшәүче Юрий Карповның да хыялы тормышка ашты бу көнне. Менә ничә ел инде ул яңа газ казаны турында хыялланган. “ГиГаз” компаниясе бүләген аңа шәһәрдәге 2нче санлы лицей директоры Салават Гыймранов тапшырды. Аукционга куелган Дина Хәсәнованың “Йорт-яктырткыч”, Рәмис Кәримовның “Серле замок” панносы да яңа хуҗаларын таптылар. Аларның һәрберсе унар мең сумга сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International