Энергетиклар финалны оттылар.

2018 елның 9 ноябре, җомга

Ярышларда ике дистәгә якын команда катнашты. Шулар арасыннан иң көчле дүрт коллектив “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында җиңүче, призлы урыннарны алучыларны барладылар. Уеннарның һәрберсе, командаларны гына түгел, җанатарларны да киеренкелектә тотты. Өченче урын өчен шәһәрдәге 2нче санлы лицей белән 3нче санлы урта мәктәп волейболчылары көч сынашты. Очрашуның беренче сетында өченче санлы мәктәп командасы көндәшләрен 15:7 исәбе белән отып барды, ләкин лицейлылар бар сәләтләрен эшкә җигеп, аны үз файдаларына үзгәртә алдылар һәм җиңүгә ирештеләр. Икенче сетта да алар җиңү яулап, турнирда өченче урынны яуладылар. Ә менә финалда бүгенге көндә шәһәр оешма-предприятиеләре арасында спортның әлеге төре буенча иң көчле ике коллектив – район электр челтәрләре предприятиесе белән “Татспиртпром” җәмгыятенең “Мамадыш спирт заводы” филиалы комнадалары очрашты. Әлеге предприятеләрдә спортка зур игътибар бирелүен без Спартакиада кысаларында узган спортның башка төрләре буенча бәйгеләрдә дә күрәбез. Һәр ике команда да юкка гына финалга узмаганлыкларын матур уеннары белән исбатладылар. Беренче сетта җиңүчене ачыклар өчен шактый тир түгәргә туры килде. Бәхет энергетикларга елмайды. Исәп – 28:26 алар файдасына. Ә инде икенче сетта филиал волейболчылары бөтен көчләрен беренче сетта сарыф иттеләрме, бераз “йомшардылар” һәм көндәшләренә 25:17 исәбе белән бирелделәр. Турнир нәтиҗәләре буенча Булат Сибгатуллин (2нче санлы лицей) – иң яхшы тоташтыручы (связующий), Шамил Низамов (спирт заводы) – һөҗүмче, Илдар Фазылов (район электр челтәрләре) уенчы дип танылдылар. Финал өлешендә чыгыш ясаган дүрт командага да акчалата бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International