Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өстәл уеннары.

2018 елның 9 ноябре, җомга

Өстәл уеннары өлкәннәр өчен күңелле вакыт үткәрү чарасы булып тора. Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында өстәл уеннарын: шашка, шахмат, домино, бильярд, пазллар җыю, кроссвордлар чишүне бик теләп уйныйлар. Бигрәк тә шашка һәм шахмат уеннары күңелләренә хуш килә.

8 ноябрь көнне интернатта яшәүчеләр арасында шашка ярышы булып узды. Бу дусларча ярышта кем шахмат белән кызыксына, шулар кцч сынашты. Ярышта катнашучылар өчен җиңү мөһим түгел, вакытны эчтәлекле итеп үткәрү иде. Турнир вакыты сизелмичэ дә үтеп китте. Барлык катнашучылар позитив хис, яхшы кәеф  алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International