Салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре үткәрә!

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Алар 2018 елның 9, 10 ноябрендә Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә узачак.

09 Ноябрь 2018 ел (җомга) 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

2018 елның 10 ноябре (шимбә) 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр

    Чара кысаларында барлык теләүчеләр дә милек салымнары һәм физик затлар кеременә салым буенча салым уведомлениеләрен үтәү тәртибе турында күбрәк белә алачаклар.

    Салым хезмәте белгечләре салымнарны кем түләргә тиеш, конкрет муниципаль берәмлектә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланыла, шулай ук салым салу темасы буенча гражданнарның башка сорауларына җавап бирәчәкләр.
 
    Барлык теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты»интернет-сервисында теркәлү процедурасын уза алачаклар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International