Кабул ителгән комплекслы планны үтәү йөзеннән, эш белән тәэмин итү үзәге белгече “Забота” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә реабилитация узучы инвалидлар белән чираттагы очрашуын уздырды.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Кабул ителгән комплекслы планны үтәү йөзеннән, эш белән тәэмин итү үзәге белгече “Забота” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә реабилитация узучы инвалидлар белән чираттагы очрашуын уздырды.

Белгеч Гөлчирә Мөхәммәтшина эш белән тәэмин итү үзәгенең нинди хезмэт күрсәтү белән шөгыльләнүен, эшкә урнашу һәм урнаштыру юллары турында аңлатты. Мөмкинлекләре чикле булганнар аларга ярашлы вакансияләр белән таныштылар.

“Эш сайлауның серләре” дигән темага һөнәри юнәлеш дәресе уздырылды. Дәрес ахырында тыңлаучылар һөнәри тест сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International