Мамадышта “Дуслар истәлегенә” дип исемләнгән көрәш турниры үтте.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Аны данлыклы көрәшче, РСФСРның спорт остасы, 17 мәртәбә район Сабантуеның баш батыры булып калган Рафаэль Мөхәммәтшин һәм ТР Атказанган автотранспорт хезмәткәре Фәрит Сибгатуллин истәлекләренә оештырдылар. Дөрес, Рафаэль абый истәлегенә моңа кадәр 13 ел рәттән көрәш бәйгесе уздырылып килде, ә быел ул башка форматта үтә.

Алар икесе дә арабыздан иртә китсәләр дә, исемнәрен мәңгеләштерү максатында дусларының аларның истәлегенә татарча көрәш буенча турнир үткәрүе изге гамәл дип кабул ителә. Быел турнирда Теләче, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән спортчылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International