Тәвәккәлләргә уңыш елмая.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Лизинг-грант программасында катнашу өчен кече һәм урта бизнес субъектларыннан гаризалар кабул ителә башлады. Аларны “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге“ дәүләт казна учреждениесенә 2нче ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәкөстәмә эшчәнлек алып бару өчен бирелә: –берьеллык үләннәр үстерү; –күпьеллык үләннәр үстерү; –кәлшәләр үстерү; –терлекчелек; –катнаш авыл хуҗалыгы; –урманчылыкны һәм башка урман хуҗалыгы эшчәнлеген алып бару; –урман әзерләү; –балыкчылык; –азык-төлек продуктлары җитештерү; –эчемлекләр җитештерү; –текстиль әйберләре җитештерү; –кием җитештерү; –тире һәм тиредән әйберләр җитештерү; –резина һәм пластмасс әйберләр җитештерү; –электр җиһазлары җитештерү; –мебель җитештерү; –калдыкларны җыю, эшкәртү һәм утильләштерү; икенчел чималны эшкәртү... Әлеге исемлек һәм программада катнашу өчен заявка белән бергә тапшырылырга тиешле документлар исемлеге бик озын. Алар белән муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегендә танышырга мөмкин Безнең адрес: Мамадыш шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23/33нче йорт, 203нче кабинет. Телефоннар: 8 (85563) 3-10-82, 3-28-82. “Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге“нең кайнар линиясе телефоны: +7 843 524 90 90. Лизинг-грант программасын тулырак аңлату өчен, район Советы һәм Башкарма комитетында 12нче октябрь көнне әлеге үзәк вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде, – ди муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айрат ӘСКАРОВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International