Мамадыш тәҗрибәсе Курганга китә.

17 октябрь 2018 ел., чәршәмбе

Кунаклар иң элек Соколка участок урманчылыгындагы нарат посадкаларында тукталдылар. Грахань белән Соколка арасындагы 15,5 гектарлы участок 2016нчы елда урман фондына күчерелгән булган. “Гадәттә яшь үсентеләр участоклары җиде елдан соң фондка тапшырыла. Наратларның биеклеге бер метр да егерме сантиметрга җиткәч, аларның җиде еллык булганнарын көтеп тормыйбыз. Биредә дә алты елдан күчерелделәр. Хәзер инде аларның биеклекләре ике метр ярымнан артып китте. Соңгы ике елда һәркайсы уртача метр ярымышар үстеләр. Фондка күчерер алдыннан сирәкләп тә чыктык“, – ди участок лесничие Рәкип Ибатуллин. Тамыр гөмбәсе (корневая губка) авыруы бөтен посадканы да зарарламасын өчен, берничә рәт каенлыклар белән дә бүлгәләп чыкканнар. Соколка янындагы тугыз гектар ярымлык тагын бер участокны быел күчерергә әзерләгәннәр. –Бу наратлар болай тиз үскәч һәм срогыннан алда фондка күчергәч, монда туфрак агачлар өчен бик туклыклыдыр, – диделәр кунаклар. –Без монда Татарстан Урман хуҗалыгы чакыруы буенча тәҗрибә уртаклашырга килдек. Бик күп нәрсәләр яхшы тәэсирләр калдыра. Мәктәп урманчылыклары булу дабик әйбәт. Балаларга яшьтән экологик тәрбия бирелә, дигән сүз. Без бит урманнарны да киләсе буыннар өчен утыртабыз. Безне сезнең урман фондында янгыннар булмавы да сөендерә, – ди Курган өлкәсе Урман хуҗалыгы идарәсе бүлек начальнигы Андрей Шамиков. Аларда бездәге кебек урманнар утырту, аларны карап үстерү, рәт араларын чистарту һәм сирәкләү белән шөгыльләнүче “Урман хуҗалыклары“ дәүләт бюджет учреждениеләре юк икән. Өлгергән участокларны кисәргә бирү өчен аукционнар да үткәрелми. Туксан биш процент урманнары арендаторларга бирелгән. Бөтен эшләрне дә алар башкара. Үзләре үк кисеп, агач материалларын төзелеш оешмаларына, мебель ясаучыларга, халыкка саталар. Безнең Татарстанда янгыннан зыян күрүчеләргә арзан гына бәягә делянкалар бирәләр. Ә аларда – кеше арендаторлардан сатып ала. Кунаклар Соколка участок урманчылыгының сукалау, агач утырту, яшь үсентеләрнең төпләрен эшкәртү җайланмаларын да кызыксынып карадылар. Моннан дистәләгән еллар элек чыгарылган, урманчылар тарафыннан үзгәртеп эшләнгән, чәчелгән җирдә мүлчә катлавы барлыкка китерү өчен пычкы чүбе сала торган, барабан формасындагы махсус агрегаты да булган чәчкеч яныннан алар бик озак аерылып китә алмадылар. Ә питомникта “Мамадыш урманчылыгы“ һәм “Мамадыш урман хуҗалыгы“ директорлары Әхәт Әгъмалов белән Раил Сәлахов агачларның орлыкларын чәчү ысуллары һәм сроклары белән таныштырдылар. Быел көз утыртылган бөтен плантацияләр дә пычкы чүбе белән каплап чыгылган. Орлыкларның тишелешләре яхшы булуын ак чыршы кәлшәләренә карап та сокландылар кунаклар. Соколка урманчылыгының янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары белән таныштылар алар. Баксаң, урманнардагы янгыннарны сүндерү машиналары Курган өлкәсендә комплектлана икән. Үзләрендә сыемнары унбиш, егерме биш тонналы машиналар булуын да әйттеләр. Андыйларны булдыру бездә дә зыян итмәс иде. Очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу Мамадыш һәм Курган өлкәсе урманчыларының җылы әңгәмәсе рәвешендә озак дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования