Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республика территориясендә томан төшәчәк. Бу хакта Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Томан республиканың аерым районнарында бүген 22 сәгатьтән иртәгә иртәнге 6га кадәр төшәчәк.