2018 елның 9 октябрендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узачак.
Чарага муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары вәкилләре чакырылды.
Бу көнне республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, КФХ башлыкларын һәм белгечләрен котлыйлар.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана.