“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе.

2018 елның 17 августы, җомга

17 августта  район  Мамадыш мәдәният йортында балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм чарасы оештырылды, анда 135 булачак 1 нче сыйныф баласы ранецлар һәм канцелярия товарлары алды. Алда торган 1 сентябрь хөрмәтенә котлау сүзләре белән акциядә катнашучы мәртәбәле кунаклар һәм хәйриячеләр чыгыш ясады. Балаларны яңа уку елы башлану белән беренче булып Мамадыш муниципаль районы Башлыгы  Анатолий Иванов котлады. Анатолий Петрович  булачак беренче сыйныф балаларына - яхшы укуларын һәм укудан тәм табуларын, ә ата-аналарга сәламәтлек, сабырлык, балаларының яхшы укулары белән сөендерүләрен теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International