Бүген “Яшьлек” скверында коляскалы инвалидлар фестивале узды. Районыбыздан анда катнашырга җитмештән артык кеше чакыру алган иде. Фестивальдә катнашучыларны мунициапль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Тантананың сәбәпчеләре концерт карадылар, төрле спорт уеннарында, конкурсларда катнаштылар. Авиамодельләр, чүлмәк, агачтан конструкцияләр ясау буенча осталык класслары да үткәрелде. Аннан район, республика, Россия күләмендәге ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулауга ирешкәннәр, инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзалары бүләкләнде.