Бүген Кама урман хужалыгы бистәсендә “Пятерочка“ универсамы ачылды.

2018 елның 27 июле, җомга

Бүген Кама урман хужалыгы бистәсендә “Пятерочка“ универсамы ачылды

Әлеге сәүдә үзәген ачу идеясен авыл җирлеге башлыгы күтәреп чыккан. Бүген универсамның тантаналы ачышы узды. Сату ноктасы элек төзелеп бетмәгән бинаны үзгәртеп корып ясала. Агымдагы елның май ае башында биредә төзелеш эшләре башлана, ләкин ай азагында эшләр тукталып тора. Шулай да төзелеш дәвам итеп, 2 ай дигәнче бина аякка баса. Төбәк халкы моңа сөенеп туя алмый.

“Бүгенге көндә Урманчы авыл җирлегендә 3000гә якын кеше гомер кичерә. Җәй аенда аларның саны тагын да арта. Димәк, универсамнан сатып алучылар өзелмәячәк“, -  диде авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International