Бөтенроссия Спас ярминкәсенә чакырабыз!

2018 елның 27 июле, җомга

Алабугада 3-5 август көннәрендә XI Россиякүләм Спасс ярминкәсе оештырыла. Күптәнге гадәт буенча, ярминкә Алабуганың Шишкин сулыклары тыюлыгында, “Яшьләр” стадионында һәм шәһәрнең борынгы үзәк урамнарына узачак.

Стадионда декоратив-гамәли сәнгать төрләрен иҗат итүчеләр, халык һөнәрчеләр иҗаты урын ала. Башка еллардан аермалы буларак, быел Спасс ярминкәсендә “Һөнәрчеләр шәһәре” калкып чыгачак. Биредә һәр теләгән кешегә үзен теге яки бу һөнәр иясе итеп тоярга мөмкинлек биреләчәк. Халык һөнәрчеләре мастер-класслар да күрсәтерә җыена.

Урамнарда сәүдә рәтләре тезелеп китәчәк. Монда йорт кирәк-яраклары, текстиль, савыт-саба, спорт инвентарьләре һ.б. Сатачаклар, Алабугада җитештерелгән продукция белән дә таныштырачаклар.

Ярминкәдә ювелир бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамык эшләнмәләр, агачтан, керамикадан, күннән, тимердән, пыяладан ясалган сәнгати кул эшләнмәләре барысыда да кунаклар хозурына тәкъдим ителәчәк.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, чарада профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективларының чыгышлары да көтелә. Спасс ярминкәсе вакытында Кыңгырау фестивале дә узачак. Россиянең төрле калаларыннан килгән кыңгырау сәнгате осталары белән танышырга мөмкин булачак. Кыңгырау чыңы астында җәйге кафе һәм рестораннарда утырып ял итәргә, күңел ачарга чакыра алабугалылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International