Беренче егет. Авылда гына да түгел.

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Рафил белән сөйләшә башлауның беренче мизгелләрендә “үсеш, алгарыш“ сүзләре ун тапкыр яңгырагандыр. Егетебез тагын да камилрәк булу идеясе белән яна. Әйдәгез, барысы турында да тәртип белән сөйлик
әле. Ямаш авылында туып-үскән Рафил үзенең хезмәт эшчәнлеген 17 яшьтә башлап җибәрә. Заводта эретеп ябыштыручы булып. Тик “чит дәдәйгә“ эшләүнең киләчәге юклыгын бик иртә төшенә һәм “ирекле йөзү“гә китәргә карар кыла. 2013нче елда Яр Чаллыда эшмәкәрлеккә керешә, кече Ватанында дәвам итә. “Кемгәдер эшләгәндә үзеңне һәрчак кысада тотарга кирәк. Ә мин, рәссам кебек, мине чикләргә ярамый, мин һәрчак хәрәкәттә булырга тиешмен“, – дип сөйли Рафил. Бүген Ямашта һәм Алабуга-терү цехлары бар. Алабугада төзелеш офисы да эшли. Яшь егеткә бер урында таптану хас түгел. Эшмәкәрлегеннән башка, рәсми эше дә бар аның. Алабуга заводларының бер җитәкчесе егеттә идарәче сәләте күргән һәм, аерым шартлар белән, икътисад буенча директор урынбасары итеп эшкә чакырган. Анда гадәти график юк: Рафил килеп күрсәтмәләрен бирә, эшкә дистанцион курьерлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International