“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен”.

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 6 нчы июлендә узган “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” бәйрәмендә иң зур выкыйгаларның берсе медаль тапшыру тантанасы булды. Мамадыш районында әлеге медаль  11 гаиләгә тапшырылган инде. Быел исә бу югары бәягә тагын ике гаилә лаек булды: Семен Николаевич һәм Анастасия Алексеевна Черновлар гаиләсе, Хәйрулла Гарипович һәм Бибиәминә Мөбәраковна Шакировлар гаиләсе.

Дүсмәт авылы җирлегендә гомер итүче Черновлар гаиләсе Мамадыш районың иң куркәи, иң үрнәк гаиләләренең берсе. Бүгенге көндз зур горурлыклары булган биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары да үзләре кебек үк матур, тату яшиләр. 9 онык һәм 6 оныкчык та  әби-бабаларын игътибарлары, яулаган үрләре белән сөендереп торалар. Әйтергш кирәк, Черноалар гаиләсе быел 60-еллык гаилә бәйрәмнәрен – бриллиант туйларын каршы алды.

Югары Ушма авылында гомер итүче Хәйрулла Гарип улы һәм Әминә Мөбәрәк кызы Шакировлар гаиләсе инде дистә еллар дәвамында яшьләр өчен зур урнәк, авылдашлары өчен киңәшче-ярдәмче булып яшиләр. Быел Шакировлар гаиләсе тимер туйларын каршы алдылар, аларның тату, дус-матур торуларына сизелмичә дә 65 ел гомер утеп киткән. Хәйрулла абый да, Әминә апа дә иң күркәм һөнәр - укытучы һөнәрен сайлаганнар. Хайрулла Гарипович күп еллар дәвамында Югары Ушма мәктәбендә тарих укытучысы һәм директор булып, ә Әминә апа 42 ел дәвамында шул ук мәктәптә татар теле укытучысы булып хезмәт куйганнар. Бәхетле парыбыз 4 бала: ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аларның 9 оныгы, 7 оныкчыгы бар.  Юбиляр парыбыз бәйрәмгә балалары һәм туганнары белән килделәр.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшыру миссиясен район башлыгы анатолий Иванов башкарды. Ул бәхетле әби-бабайга матур теләкләрен җиткерде, буләкләр тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International