14 июль Мамадыш районы Җөри авылында булачак "Питрау җыены" фестиваленә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 30 фольклор коллектив киләчәк. Питрәч, Теләче, Чиләбе өлкәсе Париж авылыннан, Кукмара, Башкортостан республикасы Бакалы районы, Зәй, Менделеев, Балык Бистәсе районыннан килгән коллективлар импровизацияләнгән "Керәшен авылында" үз йортларына, ишегалларына кунакка чакыралар.