Юрүзәннән алтын белән.

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Күптән түгел генә Башкортостанның Салават районында терәк-хәрәкәтләнү аппаратлары зарарланган инвалидлар арасында спорт туризмы буенча бәйгеләр уздырылды. “Юрүзән-2018“ исеме астында җиденче
тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия фестивалендә илнең төрле төбәкләреннән 10 командадан 120ләп спортчы чыгыш ясады. Безнең Миләүшә Хәсәнова белән Анна Чекмакова Татарстан җыелма командасы составында
бәйгеләрдә катнаштылар. Аларга төрле сынаулар әзерләнгән иде. Спортчыларыбыз аларны уңышлы уздылар. Нәтиҗәдә, Миләүшә Хәсәнова әлеге ярышларда суда төрле каршылыклар узып һәм 20 метрлы текә кыяга иң җитез күтәрелеп, Россиянең ике мәртәбә чемпионы исеменә лаек булды. Хәрәкәт итү чаралары дистанциясендә ул өченче булды. Бәйгеләр барган көннәрдә үзенең 30 яшьлеген тутырган Анна да җәяүле туризм дистанциясендә җиңү яулады. Спортчыларны бәйгеләргә тренер Вәсимә Имамова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International