Автобуслар йөреп торачак.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Шимбә, 14нче июль көнне Җөри авылында узачак “Питрау“ бәйрәменә эләгергә теләүчеләр борчылмасыннар: бу көнне махсус автобус маршрутлары гамәлдә булачак. Мамадыш белән Җөри арасындагы автобуслар 15.00 сәгатьтә шәһәрдән кузгалып китәчәк. Әлеге максат өчен автотранспорт предприятиесе алты автобусын бирәчәк. Алар һәр 20 минут саен маршрутка чыгып китәчәкләр. Билет бәясе – 60 сум. Автобуслар икенче көнне иртәнге 4-5 сәгатьләргә чаклы йөриячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International