Татарстан синоптиклары урманнарда югары янгын куркынычы турында кисәтә.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстан синоптиклары 10 июльдән 13 июльгә кадәрге чорда урманнарда янгын куркынычы югары булу хакында кисәтә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республика территориясендә бу вакытта урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International