Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә.

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 15-20 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә Татарстан буенча яңгыр көтелә. Көндез шулай ук кайбер районнарда яңгыр явуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы +12-17 градус, көндез +25-30 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International