Мондый бәйрәмне көтмәделәр.

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Без алар өчен чыгарылыш кичәсенең уку йортында уздырылуына күнегеп беткән идек инде. Быел көллият җитәкчеләре белем бирү учреждениесен тәмамлаучы 157 егет һәм кызга (шуларның 7се көллиятне кызыл диплом белән тәмамлады) чын мәгънәсендә, зур сюрприз ясадылар. Аларны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, дин әһелләре, көллият җитәкчеләре
тәбрикләделәр, бер төркем студентларга бүләкләр тапшырылды. Рәсми өлештән соң, студентлар, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен бай эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Скрипкачылар дуэты, “Кавер“ төркеме, төрле ярышлар, бәйге-конкурслар бәйрәмгә матур бизәк булдылар. Яшьләр рәхәтләнеп дискотекада күңел ачтылар, ә чара караңгы күк йөзен дистәләгән төстәге утларга күмгән салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International