Мамадышта район ифтары узды.

2018 елның 9 июне, шимбә

Төбәгебездә изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Әлеге традицион чараны быел да академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей базасында уздырдылар. Бәйрәмдә 300дән артык кеше катнашты. Ифтар мәҗлесен район җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт берлектә оештыра.

 

Мәҗлеснең беренче өлеше уку йортының тамашалар залында булып, анда Изге Коръәннән сурәләр укылды, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә торган вәгазьләр сөйләнде.
Чараны районыбыз имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев алып барды.
Районның ифтар мәҗлесендә хакимият башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Ул мөселманнарны изге ай белән тәбрик итте, ифтар мәҗлесенә килгән һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерде, чыгышында дини тәрбиянең зур роль уйнавын ассызыклап үтте.
Ураза тоту Аллаһыбызның ризалыгы өчен башкарылса, Ифтар мәҗлесе – Рамазан аеның иң күркәм вакыты,- диләр. Быел әлеге ай озын көннәргә туры килде. Әмма бер авырлык та сизмәдек,- ди күпчелек. 
Соңыннан мөселманнар күмәк намазга бастылар. Намаз тәмамланганнан соң авыз ачтылар. Ашханәдә хәләл ризыклардан гына мул итеп табын әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International