Татарстанда «Әни–эшмәкәр» проекты старт ала.

2018 елның 9 июне, шимбә

9-13 июль көннәрендә Казанда узачак «Әни–эшмәкәр» программасы кысаларында, хатын-кызлар бизнес серләренә төшенү буенча махсус курсларда бушлай укый алачак.

 Әлеге эшмәкәрлеккә ярдәм итү  федераль белем бирү проекты Казанда беренче тапкыр үткәрелә. Чарада декрет ялындагы, балигъ булмаган балалары булган һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торган әниләр катнаша ала. 5 көнлек укулар тренинг формасында уза, анда бизнес-планнар төзеп карарга мөмкин булачак. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрдән иң оригиналь һәм социаль әһәмияткә ия булган проектны сайлап алганнан соң, җиңүчегә үз эшен башлап җибәрү өчен 100 000 сум күләмендә акча биреләчәк. Әлеге проект ярдәме белән, декрет ялында утыручы әниләр үз бизнес идеяләрен тормышка ашыра алачак. Узган ел бу проект Россиянең 20 төбәгендә оештырылды.

Катнашырга теләүчеләр өчен гаризалар әлеге сайтта http://mama-predprinimatel.ru кабул ителә. Укулар Казанда Петербургская ур., 28 йортта узачак (Эшмәкәрләр йорты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International