Узган атнада, 14-20 май көннәрендә, Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 712 кешегә артып, 9 мең 585кә җиткән. 7-13 май көннәрендә алар 8 мең 873 кеше булган.
Шуңа да карамастан, бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 20 процентка түбәнрәк, ди Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре.