2018 нче елның 11 нче маенда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Бу матур таныклык иясе - Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Азалия Сәхәбиева булды.
Гаиләдә икенче бала булып туган кызчык – олы абыйсы өчен көтеп алынган сеңлекәш.
“Азалия” исеме грек теленнән “чәчәк ата торган куак” дип тәрҗемә ителә. Ә гарәп теленнән аны “тынычландыручы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлап, баланың беренче документын тапшырганда Сәхәбиевлар гаиләсенә сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.