Мамадыш ГХАТ бүлегендә “ Георгий тасмасы” акциясе дәвам итә.

2018 елның 11 мае, җомга

Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең төрле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары өләштеләр. Бу акцияне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге дә хуплады, таныклык алып китүчеләрне бәйрәм белән котлап георгий тасмалары бирелде. Бәйрәм символының чираттагы ияләре-10нчы май иртәсендә никахларын рәсмиләштергән Светлана һәм Евгений Сапуновлар! Яшьләрне ихлас күңелдән гаиләләре туган көн белән котлыйбыз. Тормышыгыз имин вә бәхетле булуын теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International