Шашка-шахмат турниры узды.

2018 елның 11 мае, җомга

Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терлэклэндерү бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары заезды  вакытында шашка-шахмат турниры узды. Мамадыш районында төрле яшьтәге халык арасында өстәл уеннары бик зур үсеш алган, шуңа курә бүлек хезмәткәрләре бу йоланы бозмаска булдылар һәм ветераннарга үз-ара иптәшләрчә матч көрәше үткәрергә тәкъдим ясадылар. Бу ярышның максаты уеннарны гына популяштыру тугел, ә өлкәннәрнең аң һәм аналитик сәләтләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, оештыру булып тора. Иң актив ветераннар залга үзләренең тотышларын, уйларын, булган вакыйгаларының торышын аңлатырга чыктылар. Үзенең көндәшләре белән лаекка һәм интеллект буенча көрәштә Гали улы Рудольф җинүче булды һәм ул шундый нәтиҗә ясады: - “шахмат уеннары беренче карашта гына гади кебек тоела, тик ул куптөрле һәм фән, спорт, сәнгатьне үз эченә ала”.  Шахмат- шашка турниры уенчыларда һәм тамашачыларда шатлыклы тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International