Европа иммунизация.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Европаның иммунизация атналыгында социаль реабилитация  бүлеге  “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә  Мамадыш шаһәренең Санэпидемстанцие хезмәткәрләре Мадина  Маснавиева һэм Асия Камалова булдылар. Алар иммунизациянең  төп максаты турында сөйләделәр. Имунопрофилактиканың кеше гомерен озынайтуда, төрле йогышлы авыруларны юкка чыгаруда  йогынтысы бик зур. Бу очрашуның максаты иммунизациягә кагылган кагыйдәләр белен танышу булды. Өлкән яшьтәгеләрне һәм мөмкинлекләре  чикләнген кешеләргә прививка ясалмаган очракта кешеләрнең зарарлыгы,  авырулар тарату сәбәпчесе булулары турында сөләнде. Барлык кызыксындырган сорауларга тиешле җаваплар алынды. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау темасыда читтә калмады. Хезмәткәрләр кулланучыларның төп хокукларын һәм кагыйдәләрен яклап мөрәҗәгать итә алуларын аңлаттылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына бу очрашу бик файдалы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International